Бу хакта карар җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында кабул ителде.
«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе итеп яңа кеше сайланганчы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаруны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка йөкләргә», – диелә парламентның тиешле Карарында.
Марат Әхмәтов 1954 елның 16 июнендә туган, Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын, Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче (1995-1999 еллар), алтынчы (2019-2024 еллар) һәм җиденче чакырылышларына депутат итеп сайланган.
«Дуслык» ордены, IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Мактау билгесе» ордены, «Дуслык» ордены, «Хөрмәт» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, Александр Невский ордены, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризмны үстерүгә керткән өлеше өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.
Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2000 ел).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез