Газетага язылу

Марат Әхмәтов Теләче районында авыл советының яңа бинасын ачты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Теләче районында эш сәфәрендә, анда ул берничә социаль объект ачылышында катнаша. Моннан тыш, ул Олы Мәтәскә авылында татар әдәбияты классигы Фатих Хөсни музеенда булды.

Олы Мәтәскә авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылу –авыл халкы өчен күптән көтелгән вакыйга. Моңа кадәр башкарма комитет хезмәткәрләре авыл мәдәният йортында эшләп торганнар. Социаль-иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү буенча республика программасы кысаларында төзелгән башкарма комитетның яңа бинасының мәйданы 96 квадрат метрдан артык. Кабинетларда авыл халкының көнүзәк мәсьәләләрен хәл итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Монда олы мәтәскәлеләр генә түгел, бәлки якындагы биш авыл халкы да мөрәҗәгать итә ала. 

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау программасы Татарстан Рәисе ярдәме белән 2016 елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә республикада 117 яңа бина төзелгән, 264 административ объект капиталь ремонтланган. Олы Мәтәскә авылында башкарма комитет бинасы – соңгы вакытта Теләче районында ачылган өченче бина. Моңа кадәр Теләче һәм Баландыш авылларында яңа биналар ачылган. 

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин билгеләп үткәнчә, район актив үсә, яңа социаль объектлар ачыла, булганнары яңартыла һәм капиталь ремонтлана. "Болар барысы да республика җитәкчелеге ярдәме белән башкарыла, – дип басым ясады Айрат Фәтхуллин, – районда илкүләм проектлар һәм дәүләт программалары актив гамәлгә ашырыла. Халык моны күрә. Быел капиталь ремонттан соң почта бинасын ачарга ниятлибез".

Өй туена авыл советына эш кәнәфие тапшырдылар. «Дөрес, авыл Советында утырып торырга вакыт булмаячак, кешеләр белән эшләү шундый", – дип шаяртты Марат Әхмәтов.

Парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручы билгеләп үткәнчә, авылда һәр социаль объектның ачылуы – мөһим вакыйга.

"Авыл советы – халык белән очраша торган төп урын, монда аларның проблемалары конструктив рәвештә хәл ителә, – дип басым ясады Марат Әхмәтов. – Мин авыл халкы белән аралаштым, аларның яхшы кәефле булулары сөендерә. Олы Мәтәскә авылы җирлегендә 50дән артык бала яши, бу безнең киләчәгебез, авылның өмете. Авылда тормыш сыйфаты үсә бара, һәм бүген без кешеләрнең авылларга кайту тенденциясен күрәбез". 

Олы Мәтәскә – республиканың иң борынгы авылларының берсе, аның тарихы 16 гасыр уртасыннан алып башлана. Ул үзенең атаклы кешеләре белән дә билгеле. Олы Мәтәскә – Татарстан Республикасының халык язучысы Фатих Хөсни, Почет ордены кавалеры, Теләче районы башлыгы (1999-2011 елларда) Илдар Низамов һәм башка бик күпләрнең туган җире.

Эш сәфәре кысаларында Марат Әхмәтов шулай ук капиталь ремонт ясалган балалар бакчасын һәм районның күренекле кешеләренең бюстлары куелган аллеяны ачу тантанасында катнашачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре