Газетага язылу

Марат Әхмәтов Теләче районында яңартылган балалар бакчасында булды

Бүген Теләче районына эш сәфәре кысаларында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Үзәк авыл җирлегендә яңартылган балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Бина республика программасы кысаларында капиталь ремонтланган.

Бүген бу күпфункцияле үзәк, анда балалар бакчасы, авыл җирлеге башкарма комитеты һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Балалар бакчасы 60 баланы кабул итәргә әзер. Хәзерге вакытта аңа якындагы дүрт авылдан балалар йөри. 

Яңарту барышында бинада инженерлык коммуникацияләре тулысынча алыштырылган, түбә ремонтланган, бинаның фасады яңартылган, шулай ук эчке бизәлешләр башкарылган. 

Ачылу тантанасында шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Нәҗип Хаҗипов һәм Руслан Шиһабетдинов, Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

 "Авылларда мондый объектларның ачылуы сөендерә, – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов. – Бу авылларыбызның якты киләчәгенә өмет бирә. Сер түгел, хәзер яшьләр күбрәк зур шәһәрләргә тартыла. Ә мондый объектлар аларны авылларга җәлеп итәргә ярдәм итә. Бүген Теләче районы актив үсештә, сез күп нәрсәгә ирештегез. Сез киләчәктә дә шундый ук темпта һәм шундый ук кәеф белән яшәрсез дип ышанам».

"Хәзерге вакытта бу балалар бакчасына төрле милләттән булган 42 бала йөри. Без бу халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Без бу эшне балалар бакчасында башлаячакбыз», – дип ассызыклады Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин.

"Авылның киләчәге – балалар. Шуңа күрә яңаларын ачу һәм гамәлдәгеләрен ремонтлау – безнең киләчәгебез турында кайгырту", – дип билгеләп үтте Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре