Марат Әхмәтов: «Тотрыклы үсешне саклау өчен һәр тармак мөһим»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан Рәисе юлламасына карата үз фикерен җиткерде:

«Республикабыз тормышы  күпкырлы үсештә. Тотрыклы үсешне саклау өчен һәр тармак мөһим. Яши торган чорыбыз катлаулы. Ләкин нинди сынаулар булуга карамастан, икътисадыбыз үз эшен  дәвам итә. Чикләүләр ничек булуын да күреп торабыз. Киләчәктә дә үсешне саклап калырга, махсус хәрби операциядәгеләрне, аларның гаиләләрен дә кайгырту мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Татарстан Рәисе җитәкчелегендәге команда республикабызны алга таба да тулы канлы тормыш белән алып барырга сәләтле».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе минниханов Раис

Көн хәбәре