Газетага язылу

Марат Әхмәтов Тукай районының Яңа бистәсендә яңартылган мәктәптә булды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Тукай районының Яңа бистәсендә урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Быел мәктәп капиталь ремонттан соң ачылган.

Капиталь ремонт «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы нигезендә үткәрелгән, аның кысаларында ил төбәкләрендә мәктәпләрне модернизацияләү алып барыла. 1975 елда төзелгән бинаның фасады һәм түбәсе ремонтланган, эчке бизәү эшләре башкарылган, ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылган, җылыту, су белән тәэмин итү, канализация системалары үзгәртелгән, электр, элемтә челтәре һәм вентиляция яңартылган. Моннан тыш, яңа җиһазлар һәм әсбаплар сатып алынган, янәшәдәге территория төзекләндерелгән. Проектның гомуми бәясе 258 млн сумнан артык тәшкил иткән.

 

Бүгенге көндә мәктәптә 575 бала укый.

 

Мәктәп 50 ел эшләү дәверендә бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Бинада агач идәннәр һәм агартылган түшәмнәр булган. Бүген биредә яңа цифрлы киңлек булдырылган. Кабинетларда – интерактив панельләр һәм маркер такталар, ә яңартылган вестибюльдә учреждениенең бай тарихына һәм аның күренекле педагогларына тулы бер музей стенды багышланган. Шунысы да игътибарга лаек, педагогик коллективның 50%ы диярлек шушы мәктәпне тәмамлаучылар.

 

Мәктәптә туган телләрне, шул исәптән татар телен саклау һәм өйрәнү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Сыйныфларның берсендә Марат Әхмәтовка Габдулла Тукай иҗатына багышланган дәрес күрсәттеләр. Мәктәпнең барлык укучылары рус һәм татар телләрендә диктант яздылар. Акцияне бүген илебездә билгеләп үтелә торган Россия халыклары телләре көненә багышладылар.

 

«Республикада социаль юнәлештәге берничә дистә дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, һәм Тукай районы аларда актив катнаша, – дип басым ясады Марат Әхмәтов, Тукай районына эш сәфәренә йомгак ясап. – Район актив үсештә, быел гына да 200 мең кв. метрга якын торак төзекләндерелгән. Димәк, инфраструктура да – юллар, газ, электр, су, транспорт белән тәэмин итү, торак төзелеше динамикасыннан калышмаска тиеш».

 

Яңа бистәдәге мәктәпкә килгәндә, аның тарихы бер вагоннан, биш партадан һәм бер укытучыдан башланган, Марат Әхмәтов аны уникаль дип атады. «Биредә бик иҗади, көчле укытучылар коллективы эшли, – диде Марат Әхмәтов. – Әлбәттә, туган телләрне, татар телен генә түгел, республикада яшәүче халыкларның телләрен саклап калуга аерым игътибар бирелә. Бүген без билгеләп үтә торган Россия халыклары телләре көнендә бу бигрәк тә символик мәгънәгә ия. Туган телебезне белү, ярату барыбызны да якынайта. Ә үз телен хөрмәт иткән һәм яраткан кеше башка халыкларның туган телләренә дә шундый ук мөнәсәбәттә булачак».

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре