Марат Бариев: «Ышанычлы рәвештә тормышны алга таба корырга була»

Татарстан Рәисе юлламасы – ул республика өчен зур вакыйга. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына еллык юлламасы уңаеннан әнә шундый фикер белдерде.

«Рөстәм Нургали улы яңадан Рәис булып сайлангач, планнар тагын да артты, максатлар тагын да зурракка әверелде. Җиңел вакыт түгел, әмма, ышаныч, өмет бар, булган кыенлыкларны хәл итә алуыбызга шикләнмим дә. Әле шушы көннәрдә генә киләсе ел бюджеты турында парламент тыңлаулары узды. Кыенлыкларга карамастан, төп финанс документ тотрыклы һәм социаль юнәлешле, барлык дәүләт гарантияләре үтәләчәк. Шуңа күрә ышанычлы рәвештә тормышны алга таба корырга була», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе минниханов Раис

Көн хәбәре