Марат Бәшәровны Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итүне таләп итәләр

Спиртлы эчемлекләргә мәхәббәт һәм хатын-кызларга кул күтәрү 45 яшьлек Марат Бәшәровның Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм калуына китерергә мөмкин.

Интернет киңлегендә петиция булдырылган, аның авторы «Татарстан Республикасы өчен мондый атказанган артист булу оят», дип саный. Петиция Марат Бәшәров үз хатыннарын кыйнаган дигән сүз соң төзелгән. Активистлар Бәшәровның Татарстанның атказанган артисты исеменә өстәп, Россия Дәүләт премиясеннән дә мәхрүм итүне таләп итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров

Көн хәбәре