Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин әнә шулай дип белдерде.
“Рәис 2026 елның бердәмлек билгесе астында үтүен ассызыклады. Безнең эшчәнлегебезнең нигезе дә – Россия белән Ислам дөньясы арасында ышанычлы һәм үзара хөрмәт күперләрен төзүгә таяна. Милләтара һәм динара татулык, Рәис әйткәнчә, республиканың нигезен тәшкил итә. Икенчедән, барлык халыкларның татулыгына һәм килешеп яшәвенә дә игътибар бирелде. Республикада 175 милләт вәкиле яши, һәм аларның мәдәниятен, телләрен, гореф-гадәтләрен саклау Рәис билгеләгән өстенлекләрнең берсе. Бу тәҗрибә безнең төркемнең да эшенә ныклы җирлек булып тора.
Өченчедән – Рәис яшьләр, мәгариф һәм заманча технологияләрне аерым билгеләде. Ясалма интеллектны, белем бирүне үстерү – безнең халыкара яшьләр программаларына да туры килә торган юнәлеш”, – диде Марат Гатин.
Аның сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясы илләре белән эшне «Россия – Ислам дөньясы» Группасы кысасында дәвам итүне һәм республика икътисадына ислам дөньясыннан инвестицияләр җәлеп итүне бурыч итеп куйды. “Без берничә алдынгы юнәлешне, шул исәптән, инвесторлар өчен яңа мөмкинлекләр ачуны, хәләл индустрияне, мәдәни һәм яшьләр алмашлары, шулай ук фән һәм белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерүне күздә тотабыз”, – диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез