Марат Яруллин белән күңелсез хәл килеп чыккан: "Сөйләшергә дә ярамый"

Популяр татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин тавышсыз калган. Шунлыктан 16 апрельдән 21 апрельгә кадәр Чистайда белән Башкортстан якларында булачак концертларын кичектерергә мәҗбүр булган. Бу хакта җырчы үзе социаль челтәрдә хәбәр итте.

Җырчы чирләп китүе, дәвалануы турында сөйли. Табиблар кушуы буенча аңа җырларга гына түгел, хәтта сөйләшергә дә ярамый икән. Җырлавын туктатып тормаса, аңа бөтенләй тавышсыз калу куркынычы яный.

– Мин бернишли алмыйм, тере тавышка җырлыйм, фонограммага җырлап йөри алмыйм бит. Гафу итүегезне һәм аңлавыгызны сорыйм. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз!» – ди җырчы видеомөрәҗәгатендә.

Җырчы әйтүенчә, билетлар үз көчендә кала һәм  концертлары май аена күчерелә. Җырчының  тамашачылары бу хәлгә, әлбәттә, борчылган. Аңа тизрәк савыгып, сәхнәгә чыгуын телиләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре