Газетага язылу

Марат Яруллин Ильмира Нәгыймова белән аерылышуына бәйле фикерен әйткән

Башкортстанның атказанган артисты, татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин KazanFirst хәбәрчесенә җырчы Ильмира Нәгыймова белән мөнәсәбәтләре өзелүгә ачыклык керткән.

Нәгыймованың 4 ел буе яшерен генә очрашып йөрүләрен ачыктан-ачык сөйләве социаль челтәрләрне “шартлатты”. Яруллин әйтүенчә, бу хакта кемнәрнеңдер  нәрсәләрдер сөйләнеп йөрүләре аны кызыксындырмый.

– Әлләни әйтә алмыйм. Ильмирага килгәндә, әйе, 4 ел очрашып йөрдек. Бер-беребезгә туры килмәгәч, юлларыбыз аерылды. Моны “чәйнәү”, бөтен хейт кемнәрнеңдер бизнесын, сәхифәсен үстерү өчен генә кирәк, – дип кыска тоткан җавабын Яруллин.

Исегезгә төшерәбез: җырчы үзенең бер әңгәмәсендә булачак хатынын артист итеп күрергә теләмәвен билгеләп үтте. Ә 1 майда Ильмира Нәгыймова Марат Яруллин белән 4 ел буе яшерен очрашып йөрүләре турында белдереп, күпләрне шок халәтендә калдырды. Нәгыймова әйтүенчә, Марат белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгәннән соң аңа 30дан артыграк кыз шушы чорда җырчы белән очрашканлыкларын язган. Хәзер исә Ильмира Маратка махсус үзе язган “Минем серем” һәм “Сау бул, мәктәп” җырларын башкаруны тыймакчы.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре