Марат Исмәгыйлев: «Үстерәбез, ә җиңүләре безгә булмый»

Көрәшәләр, йөгерәләр, йөзәләр... Чаңгы шуарга юллары, туп тибәргә футбол кыры бар хәзер. Бүген районда Боз сарае төзелеп килә. Балтач спорт мәктәбе директоры Марат Исмәгыйлев белән авыл җирендәге мөмкинлекләр, чемпионнар тәрбияләү, ГТО турында сөйләштек.

 

– Марат Фәритович, шәһәр җирендә әти-әниләрнең баласын тумас борын спорт түгәрәгенә йөртә башлый. Ә сездә ничек?

– Без гадәттә 6 яшьтән кабул итәбез. Федераль стандартлардан тайпыла алмыйбыз. Әмма әти-әниләр арасында нәниләрне китерүчеләр дә бар. Аларны бигрәк тә каратэ, футбол, йөзү кебек төрләр кызыксындыра. Әлбәттә, барысын да белгечләр белән килешеп эшлибез. Бассейнның махсус кечкенә залы бар. Әти-әниләр үзләре дә шунда күз-колак булып тора. 5–6 яшьлек балалар арасында чаңгы ярышлары уздырабыз. Тренер һәм өч бала атасы буларак, түгәрәкләргә иртә бирүгә уңай карыйм. Ул тәртипкә, вакытны дөрес итеп бүләргә өйрәтә. Үзем дә балаларыбызны кечкенәдән спортка тарттым.

Авылдан Казандагы түгәрәкләргә йөртүчеләр дә бар, әмма андыйлар сирәк. Һәр әти-әнинең баласын чемпион итеп күрәсе килә. Монда инде чыгымнар да өстәлә. Болай йөртү барлык әти-әниләрнең дә көченнән килми.

– Ә сездә нинди мөмкинлекләр бар?

– 2018 елда эшкә килгәндә, безнең карамакта Балтач спорт комплексы һәм Салавычтагы спорт залы гына иде. Хәзер Кариле авылындагы яңартылган спорт үзәге, райондагы бассейн, чаңгы базасы, ГТО комплексы, узган ел ачылган футбол кыры, чаңгы юллары өчен дә җавап тотабыз. Боз сарае төзелә. Һәркайсын сабый бала кебек карап тотарга кирәк. Әлеге объектларда ун спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкин.

Төшкә кадәр залларны мәктәп укучыларына дәресләргә бирәбез. Төштән соң түгәрәкләр үткәрелә, шул ук вакытта халыкка да хезмәт күрсәтәбез. Бюджет төркемнәрендә балалар бушлай шөгыльләнә. Узган ел 70 мең кешегә хезмәт күрсәттек. Барлыгы 2 миллион сумнан артык акча эшләгәнбез.

Ә тренерлар җитәме?

– Бездә 78 хезмәткәр эшли, шуның 28 е – остазлар. Быел йөзү буенча яшь тренер кайтты. Үзебезнең егет. Тренерларның күбесе районда тәрбияләнеп, вузларда белем алып, кире кайткан егет һәм кызлар. Әлегә остазларга кытлык юк. Әмма өлкән яшьтәгеләргә алмаш кирәк булачак.

Чемпионнарны ничек тәрбиялисез?

– Спорт мәктәбенең 20 гә якын спортчысы республика җыелма командаларында чыгыш ясый. Бу санның артуы безне сөендерә. Рәлиф Әскәров, Дамир Гобәйдуллин, Ранил Сафиуллин, Ринат Хәйретдинов, Ландыш Гарифуллина, Вәсилә Газизова, Альберт Миңнеханов кебек үз эшләренең осталары булганда, зур уңышларга ирешергә мөмкин.

Көрәш – спорт мәктәбендә балаларның иң яратып шөгыльләнгән төрләрнең берсе. 11 нче сыйныф укучысы Аяз Хәйретдинов дөнья беренчелегендә җиңү яулады. Күптән түгел Болгариядә кул көрәше буенча узган дөнья беренчелегендә Зәмирә Мөхәммәтгалиева, Азалия Нурмөхәммәтова, Милена Мөхәммәтҗанова уңышлы чыгыш ясап кайтты. Анда бару чыгымлы. Ашаган түгел, тураган белә, диләр. Өч бала һәм бер тренерны алып бару 400–500 мең сумга төшә. Бу эшне иганәчеләр, район җитәкчелеге, әти-әниләр белән берлектә башкарабыз.

Якташыбыз Алия Исрафилова чаңгыда спорт остасы нормативын үтәде. Соңгы 20 елда бездә андый хәлнең булганы юк иде. Каратэ, шахмат, көрәш, баскетбол, хоккейда да сынатмыйбыз. Йөзү – безнең өчен яңа төр әле.  «Алтын алка» хоккей турнирларында беренче урынга күтәрелә алдык. Стадион яңа гына төзелде. Шуңа күрә футболда биш елсыз да уңышлар көтә алмыйбыз.

Борчыган мәсьәлә дә бар. Спортта нәтиҗәләргә ирешә башлагач кына яшьләр төрле уку йортларына китә. Унынчы сыйныфка калмыйлар, чөнки БДИ бирү куркыта. Билгеле, алар ярышларда укыган вуз данын яклый. Студентның уңышлары берничә ел дәвамында үз районына балл бирә торган кагыйдә эшләнсен иде. Көрәштә көчле егетләребез бар. Үстерәбез, үстерәбез, ә җиңүләре безгә булмый.

Яшьләр өчен бүген кызыксындыру чарасы, бүләге дә мөһимдер...

– Күбесен бер кәгазь белән генә кызыксындырып булмый. Җиңүчеләргә сертификат, акча бирсәң, спортка балалар тагын да ныграк тартыла. Артык зур да булмасын, кадере дә бетмәсен.

ГТО үтәүчеләр бармы? Халыкта ул кызыксыну уятамы?

– ГТО балага спорт белән шөгыльләнергә этәргеч бирә. Катгый таләпләр юк. Спорт белән шөгыльләнмәгәннәр дә үз мөмкинлеген күрсәтә ала. Теләк булса, үтәү авыр түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре