Марат Садыйков белән хушлашу урынын хушлашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле үзгәрттеләр

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән хушлашырга теләүчеләр күп булу сәбәпле, хушлашу урынын күчерү турында карар кабул ителде.

Тантана Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә: Универсиада авылы, 35 нче йорт адресы буенча узачак.

Хушлашу 8.00 гә планнаштырылган. Гражданнар панихидасы 10.00 сәгатьтә узачак.

Марат Наил улын Мирный бистәсендәге зиратта күмәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре