Марат Хөснуллин: “922 елда бабаларыбыз тарихи карар кылды”

Бүген Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салынды. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

Тантаналы чарада Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да катнашты.

- Моннан 11 гасыр элек – 922 елда бабаларыбыз ислам динен кабул итеп, тарихи карар кылды. Бу аларның мәдәни, икътисади, сәяси үсешенә бары уңай йогынты ясады. Россия Президенты Владимир Путинның да, Россия мөселманнарының ата-бабалары традицияләренә һәрвакыт хөрмәт белән караганнары, Ватанпәрвәрлек һәм гаделлек төшенчәләренә тугрылыгын саклаулары турында берничә тапкыр әйткәне булды. Быел Президент фәрманы белән исламны кабул итүнең 1100 еллыгын федераль дәрәҗәдә билгеләп үтәбез. Шушы истәлекле дата хөрмәтенә 10 мең кешегә исәпләнгән яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк. Бүген без мәчетнең төзелешенә беренче нигез ташын салабыз, – диде ул, тантанада катнашучыларга сәламәтлек һәм тынычлык теләп.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре