Казан Ратушасында Татарстанның һәм республика башкаласының үсешенә зур өлеш керткән күренекле гражданнарга бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Казан мэры Илсур Метшин 34 лауреатны бүләкләде. Иң югары бүләккә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов лаек булды. Аларга «Казанның мактаулы гражданины» исеме бирелде, дип хәбәр итә « Татар-Информ» агентлыгы «Татарстан хәбәрләре»нә сылтама белән.
Марат Хөснуллин шәһәрнең һәм төбәкнең икътисади һәм социаль үсешенә керткән зур өлеше өчен бүләкләнде. Ул үзе ассызыклаганча, бу тантана аның өчен аерым мәгънәгә ия, чөнки Казан – аның балачагы һәм яшьлеге узган шәһәр.
Шундый ук исемгә лаек булган Сергей Чемезов исә бу бүләкне зур җаваплылык буларак кабул итүен һәм үзенә карата күрсәтелгән ышанычны акларга тырышачагын билгеләп үтте.
Моннан тыш, Казанның Мактау китабына РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский кертелде. Ул үзенә шундый хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Казанны Туган җиренең символы дип атады.
«Казанның мактаулы гражданины» исеме 2005 елдан гамәлгә кертелгән. Әлеге исем шәһәрнең үсеше һәм чәчәк атуы өчен аеруча әһәмиятле казанышлар өчен бирелә. Агымдагы елның августында әлеге бүләк ияләре өчен бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләмен 574,7 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез