Газетага язылу

Марат Хөснуллин: «Дин әһелләребез Ватанга мәхәббәт тәрбияли»

Дин әһелләребез үсеп килүче буында әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияли.

XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин шулай дип белдерде. Ул форум катнашучыларын сәламләп, теләкләрен җиткерде.

Марат Хөснуллин әйтүенчә, мондый очрашу бик файдалы. Ул мөселман илләре белән хезмәттәшлекне якынайтуга этәргеч бирә.

- Бу форум күп еллар дәвамында төрле төбәкләрдән җыелган дин әһелләрен берләштерә. Бүген без мөселман дөньясының авыр сынаулар кичергән, шул исәптән Якын Көнчыгыштагы хәлнең кискенләшкән, изге Коръәндә язылган әхлак нормалары бозылган чорда яшибез. Бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, - диде федераль кунак.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, илдә яшәүче мөселманнарның Россия үсешенә керткән өлешен дәүләт башлыгы Владимир Путин да яхшы аңлый.

- Президентыбыз Владимир Путин мөселманнарның милләтара һәм динара элнмтәне ныгытуга керткән өлешен күп тапкырлар билгеләп үткәне бар. Безнең дин әһелләребез үсеп килүче буында әхлакый сыйфатлар тәрбияли, Ватанга мәхәббәт сеңдерә, - диде Марат Хөснуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре