Газетага язылу

Марат Хөснуллин Европа – Көнбатыш Кытай коридоры буйлап Казанга кадәр ничә км калганын әйтте

Россия һәм Казахстан Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорын төзүне дәвам итә. Россиядә тизйөрешле маршрут Санкт-Петербургтан алып Чувашиядәге Канаш шәһәренә кадәр төзелгән инде, тагын Казанга кадәр 200 км чамасы юл кала. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин ТАССка биргән интервьюсында сөйләгән, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, Казахстан коридорның үз участогын төзеп бетереп килә, ә Россия ягы эшне дәвам итә. Санкт-Петербургтан Канашка кадәр тизйөрешле маршрут булдырылган инде, ә Казанга кадәр калган 200 километрны этаплап башкарырга планлаштыралар. Алга таба гамәлдәге юлны трафик үскән саен икедән дүрт полосага кадәр киңәйтәчәкләр.

Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридоры – Европа һәм Азия арасында коры җир транспорт элемтәсен җайга салачак эре инфраструктура проекты.

Маршрутның гомуми озынлыгы якынча 8,4 мең км тәшкил итә. Россия өлешенә якынча 2,2 мең км туры килә, Казахстанга – якынча 2,7 мең км, Кытайга – якынча 3,4 мең км.

2024 ел мәгълүматлары буенча, Көнбатыш Кытай юнәлешендә дүрт полосалы автомобиль маршрутын төзүне 2027 елга тәмамларга планлаштырганнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре