Газетага язылу

Марат Хөснуллин гаилә ипотекасының ставкасы күтәрелү мөмкинлеге турында фикерен әйтте

Россия Хөкүмәте гаилә ипотекасы буенча ставканы 12 процентка кадәр күтәрү мәсьәләсе турында фикер алышмый. Бу хакта РИА Новостига Россия вице-премьеры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин белдергән.

«Юк, фикерләшмиләр. Дөрес түгел. Һәрхәлдә, мин мондый фикер алышуларда катнашмадым», - дип җавап бирде ул агентлыкның соравына.

Хөснуллин фикеренчә, балалы гаиләләр өчен ипотека яңа йортларда, икенчел торакта һәм шәхси йортларга алга таба 6 процент белән бирелергә тиеш.

2024 елның июленнән гаилә ипотекасының ставкасы 6 яшьлек һәм өлкәнрәк балалары булган гаиләләр өчен артырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде апрель азагында «Известия».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре