Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин торак төзелеше темпларына аерым тукталды. Сентябрь башына Татарстанда 2,8 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган (еллык планның 90 проценты), бу күрсәткеч буенча республика федерация субъектлары арасында өченче урында тора. Күпфатирлы йортлар төзү буенча узган елдагы күрсәткечтән 43 процентка арту теркәлгән (якынча 1 млн кв.метр, планлаштырылганның 90 проценты файдалануга тапшырылган).
Марат Хөснуллин ирешелгән күрсәткечләрне яхшы дип атады һәм Рөстәм Миңнехановка, бигрәк тә шәхси торак төзелеше буенча, «аларны киметмәскә кирәк», дип белдерде. Сентябрь уртасына Татарстанда төзеп тапшырылган шәхси йортларның мәйданы 1,8 млн кв. метрдан артык, ягъни планның 91 процентын тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез