Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин РБКга биргән интервьюсында икенчел торак базарында ташламалы ипотека кертү ихтималы турында белдерде.
Аның сүзләренчә, гамәлдәге ярдәм чаралары гына җитмәячәген мониторинг нәтиҗәләре күрсәтсә, шундый сценарий кулланылырга мөмкин.
«Торак базарына ярдәм чараларының күчемсез милекнең икенчел базарына да кагылуы ихтимал», - дип искәртте Хөснуллин.
Вице-премьер беренчел һәм икенчел күчемсез милек базарының үзара бәйләнешенә игътибар итте, чөнки яңа төзелгән йортлардан фатир сатып алганда күпләр башка торагын сата.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез