Сабан туе - республикадагы барлык кешеләрне берләштерә торган чын халык бәйрәме. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанның Тынычлык бистәсендә башланган Сабан туенда шундый фикере белән уртаклашты.
«Сабан туе татар мәдәнияте, республиканың күпмилләтле халкы символына әверелде. Инде берничә ел мин федераль дәрәҗәдә эшлим һәм төрле төбәкләрдә булам. Һәм бүген Татарстанның Россиядә генә түгел, дөньяда да күп кенә юнәлешләр буенча лидер булуын зур ышаныч белән әйтә алам», – дип белдерде вице-премьер.
Аның сүзләренчә, мондый нәтиҗәләргә барлык татарстанлыларның бердәм хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез