«Төзелеш тармагы-икътисад үсешенең төп драйверы, ул шулай ук катнаш тармакларны үстерергә ярдәм итә һәм яңа эш урыннары булдыра. 2025 елда 150 млн кв.метр күчемсез милек сафка басты. Ил тарихында беренче тапкыр без бер кешегә бер метрдан артык күчемсез милек төзедек», – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, күрсәткечләрне түбән төшермәс өчен трансформация мөһим һәм беренче чираттагы бурычлар арасында – мәгълүмати трансформация. «Аның өчен иң әһәмиятле инструментларның берсе – ясалма фәһем. Ул тизрәк төзергә, чыгымнарны киметергә һәм торакны сыйфатлырак һәм арзанрак итәргә мөмкинлек бирә. Киләчәк шуңа бәйле», – диде Марат Хөснуллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез