"Россия - Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумының пленар утырышыннан соң Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин журналистларга җыенның тәүге нәтиҗәләре һәм аннан алган хис-тойгылары турында сөйләде.
"Россия Ислам илләрендәге хезмәттәшләренә тагын да якынайды", - диде ул.
Аның әйтүенчә, Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче кайбер илләре арасында товар әйләнеше 30 процентка үсте.
"Ике арада хезмәттәшлек 30 процентка үсте. Туристлар алмашы артты, бу илләргә күбрәк товар озатабыз, Россиягә кертелүче продукция күләме артты", - диде ул.
Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, "KazanForum-2024"тә узган елга караганда да күбрәк кеше катнашкан.
"Быелгы Халыкара җыенда 20 меңнән артык кеше катнашты. Бу - узган елга караганда да күбрәк. Казанга дөньяның 85 иленнән, илнең 84 төбәгеннән килделәр. Хәттә илнең яңа төбәкләре дә форумда үзләренең инвестиция проектлары белән катнашты. 120дән артык килешү имзаланды. Әйтергә кирәк, тәгаен, инде эшләүче килешүләр, - диде ул.
Россия вице-премьеры форумның оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.
"Бик яхшы төбәк күргәзмәсе, пешекчеләр турниры эшләде. Һәр мөселман иле үз аш-суларын тәкъдим итте. Мәләни программа бик яхшы иде. Шәхсән миңа барысы да ошады", - диде Марат Хөснуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез