Газетага язылу

Марат Хөснуллин: «Минтимер Шәймиев – минем өчен тәҗрибәле остаз»

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады.

«Минтимер Шәймиев – Россиянең Хезмәт Герое, югары абруйлы һәм ихтирамга лаек кеше. Аның исеме Татарстанның алдынгы һәм динамикалы үсүче төбәк буларак аякка басуы белән тыгыз бәйләнгән. Минтимер Шәрип улы шәхсән минем өчен акыллы укытучы, тәҗрибәле остаз һәм тормышның күп өлкәләрендә шәхси үрнәк булды һәм булып кала бирә. Һөнәри юлымның бер өлеше аның җитәкчелегендә узу минем өчен зур дәрәҗә. Минтимер Шәймиевка нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм киләчәктә уңышлар телим», – дип язган Марат Хөснуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре