Газетага язылу

Марат Хөснуллин: «Мондый чара иң яхшы халыкара тәҗрибәләр белән уртаклашу мөмкинлеген ача»

Казанда БРИКС илләренең төзелеш атналыгының пленар утырышы башланды. Чарада катнашучыларны видеоэлемтә аша Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Марат Хөснуллин сәламләде.

«БРИКС илләре төзелеш атналыгы, шулай ук чара кысасында узучы IV Халыкара «РЕБУС» форумы чит илләр делегацияләрен, Россия төбәкләре вәкилләрен, төзелеш компанияләрен, төзелеш материаллары җитештерүчеләрне, архитекторларны, шулай ук яшь белгечләрне берләштерде. Россия Президенты йөкләмәсе буенча без «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашырабыз. Безнең алда 2030 елга терәк торак пунктларда тормыш мохите сыйфатын 30 процентка күтәрү бурычы тора. Бу эшнең үзәгендә – торак төзелеше. Шул ук вакытта йорт янәшәсендә эш урыннары, социаль объектлар, транспорт һәм төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләре булуы мөһим», – диде Марат Хөснуллин.

Аның әйтүенчә, мондый чара иң яхшы халыкара тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен зур мөмкинлекләр ача. "Безгә бер-беребезнең тәҗрибәсен өйрәнү генә түгел, аны конкрет чилешешләргә әверелдерү дә мөһим. БРИКС илләре төзелеш атналыгы һәм халыкара «РЕБУС» форумы һөнәри бәйләнешләрне ныгытырга һәм яңа уртак тәкъдимнәргә башлангыч бирер дип ышанам», – диде Марат Хөснуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре