Марат Хөснуллин: «Сокурыны урап узу юлы торак төзелешен үстерәчәк»

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтүенчә, Татарстанда Сокуры авылын урап узу юлын ачу торак төзелеше үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Бу хакта ул юл ачылу тантанасында әйтте.

“Сокуры авылын урап узу юлын ачу торак төзелеше, М12 трассасы буенда яңа сәнәгатьләр һәм логистика үсешенә яңа этәргеч бирәчәк”, – диде Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары.

Тантаналы чарада катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз чиратында Россия җитәкчелегенә мондый зур проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. “Алексеевскдорстрой” АҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев билгеләп үткәнчә, биредә хәрәкәт тәүлегенә 40 мең автомобильгә кадәр тәшкил итә, ә Сокурыны урап узу юлы “бөке”ләрдән котылырга, шулай ук Казанга кадәр барып җитү өчен юлга киткән вакытны киметергә ярдәм итәчәк.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга яңа юлны ачуда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре