РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Рәисенең вазыйфасына керешү тантанасында мөрәҗәгать итте. Ул Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның котлавын укыды, аннары Рөстәм Миңнехановка Россия Хөкүмәте исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Сез күпьеллык хезмәтегез белән Татарстан халкы арасында зур хөрмәткә лаек булдыгыз. Республика Россия үсешенә зур өлеш кертә. Без атна саен губернаторлар белән җыелабыз, 5 ел эчендә Татарстан күрсәткечләр буенча гел яшел зона. Сезнең ислам илләре белән элемтәләрне ныгыту буенча эшегезне билгеләп үтү мөһим. Татарстан инвесторларны җәлеп итү урыны да! Республикада уңайлы һәм имин тормыш өчен яңа мөмкинлекләр булдырыла! Чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә! Татарстан бүген бөтен дөньяга таныш бренд!»
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез