Марат Хөснуллин: «Төньяк-Көньяк»коридоры Сүәеш каналына алмаш булырга мөмкин»

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтүенчә, «Төньяк-Көньяк" коридоры Сүәеш каналына алмаш булырга мөмкин. Бу хакта ул "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумының пленар утырышыннан соң журналистлар белән сөйләшкәндә әйтте.

"Форумда күп кенә Фарсы култыгы илләре вәкилләре "Төньяк - Көньяк" транспорт коридорын тормышка ашыру турында фикер алышты", - диде ул.

Аларны кызыксындырган сорауны да җиткерде. “KazanForum”да бөтен гарәп дөньясы тәкъдим ителгән. Алар өчең көн кадагындагы сорау - "Төньяк-Көньяк" коридоры кайчан эшли башлый һәм моның өчен нишләргә кирәк. Әлеге проектка барысы да ышана", - диде Марат Хөснуллин.

Аның фикеренчә, "Төньяк - Көньяк" транспорт коридорын Сүәеш каналына алмаш булырга мөмкин . "Әлеге юнәлешләрне үстерергә һәм бер транспорттан икенчесенә тиз арада күчеп утыруңы тәэмин итәргә кирәк", - диде Марат Хөснуллин.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә Татарстан да мөһим урын алып тора. "Шул исәптән, республика аша да агучы Идел елгасы әлеге канал өчен төп транспорт каналларының берсе булырга тиеш", - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре