"Миллионлаган россиялеләрнең йөрү уңайлылыгы һәм куркынычсызлыгы, йөк хәрәкәтенең тизлеге һәм тулаем алганда безнең илнең икътисадый үсеше сезнең хезмәтегездән тора. Сезнең профессиональлегегез һәм эшкә тугрылыгыгыз аркасында торак пунктлар һәм төбәкләр арасында элемтә җайга салынды", - дип ассызыклады Хөснуллин MAX платформасында басылган котлавында.
Ул шулай ук «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларындагы казанышлар турында әйтеп үтте. 2020 елдан башлап төбәкләргә 18 600дән артык яңа автобус, троллейбус, трамвай һәм электробуслар кайтарылган. Моннан тыш, соңгы 10 айда 13 000 км чамасы юл төзелгән, реконструкцияләнгән һәм ремонтланган – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 17% ка күбрәк.
"Алда тагын да масштаблырак бурычлар тора. Барыбыз бергә, зур команда белән, без аларны җиңеп чыгачакбызга ышанам", - дигән Хөснуллин һәм транспорт хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез