Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин фикеренчә, Россия Банкы бүгенге утырышы йомгаклары буенча төп ставканы 2 процентка төшереп, 18 процент дәрәҗәсендә калдырырга мөмкин. Бу хакта ул “ТАСС” хәбәрчесенә белдергән.
Аның әйтүенчә, төзелеш тармагы өчен процент ставкасының күбрәккә кимүе әйбәтрәк булачак.
“Кимендә 4 процентка кимүен тели күңел. Әмма 2 процентка гына булыр дип уйлыйм”, – дип белдергән Хөснуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез