Марат Хөснуллин: «Владимир Путин KazanForumга зур игътибар бирә»

Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасында товар әйләнеше 31 процентка арткан. Бу хакта «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумының пленар утырышында Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтте.

«Россия белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче кайбер илләре арасында туристлар алмашы берничә тапкыр артты. Гомумән алганда, ике арада товар әйләнеше 31 процентка үсте», – диде ул.

Аерым алганда, узган ел көньяк-көнчыгышка илтүче М-12 юлы кулланышка тапшырылуын, Казахстан, Төрекмәнстан кебек илләр белән тыгыз хезмәттәшлек итүебезне ассызыклады Россия вице-премьеры. «Без Иран белән дә актив рәвештә эшлибез. Бүген белдем: Ульян өлкәсе Иранга продукция төялгән составлар озата икән», – диде ул.

Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путинның әлеге форумга зур әһәмият бирүен дә искәртте. «Владимир Путин Халыкара икътисадый җыенга зур игътибар бирә. Анда нинди вакыйгалар булганын, җыеннан соң нинди карарлар кабул итәргә кирәклеген белә», – диде Россия вице-премьеры.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре