Марина Патяшина: «Белем көнендә узачак линейкаларга һәркем килә ала»

Белем көнендә узачак линейкаларга һәркем килә ала: әти-әниләр дә,әби-бабайлар да. Туры эфир вакытында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина Белем көнендә узачак тантаналарны чикләүгә бәйле сорауга ачыклык кертте.

«Ковид чорында чикләүләр булды.Әмма алар быелның гыйнвар аенда гамәлдән чыгарылды. Бәйрәм тантанасы гадәти форматта үтәчәк. Үземнең балам да быел 1 нче сыйныфка бара», –диде Марина Патяшина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре