Марина Патяшина: "Чикләү чаралары кирәкле иде"

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республиканың коронавирус шартларында быел ничек яшәве турында сөйләде.

- Ике ел пандемия шартларында яшибез. 2020 елда билгесезлек күп булса, 2021 ел да авыр килде. 2020 елда 13 284 авыру очрагы теркәлде. 2021 елда - 29 418. 2021 елда "һинд", "омикрон" штаммнары белән очраштык. 2021 елның ноябрендә авыручылар аеруча күп булды, - диде идарә җитәкчесе.

Аның сүзләренә караганда, быел коронавируска бәйле чикләү чараларын үтәү буенча 20 106 объектны тикшергәннәр, 18758300 сум күләмдә штраф салынган.

- Татарстанда кертелгән чикләү чаралары, катгый булса да, кирәкле иде һәм ул үз нәтиҗәсен бирде, - диде Марина Патяшина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре