Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мәҗбүри эвакуацияләнүчеләр утырган поезд Казанга кайтып җитте.
Мариупольдән кайткан Александр Матура: "Кайтканда бернинди кыенлыклар да тумады, бик яхшы каршы алдылар, волонтерлар һәм хәрбиләр ярдәм итте", - диде.
Алга таба планнарына килгәндә "эшләргә, яшәргә" дип җавап бирде ул. Шулай ук туган якларына кире кайтырга теләве хакында да әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез