Кулланучы онлайн-кибеттә сатып алынган товарда кимчелекләр ачыклаган очракта, әлеге мәйданчык аша сатучыга таләпләр җибәрү хокукы ала. Платформа операторы моның өчен техник мөмкинлек булдырырга тиеш.
Мондый таләп куелганда, маркетплейс кулланучыга товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Товарны мәйданчыкның логистика хезмәте китереп биргән булса, продукцияне сатучыга кире кайтаруны да шул оештыра.
Кулланучының товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе, шул исәптән, кулланучылар хокукларын яклау турында законның 22 статьясында күздә тотылган тәртиптә канәгатьләндерелергә тиеш. Анда күрсәтелгәнчә, сатучы мондый таләп куелганнан соң, акчаны 10 көн эчендә кире кайтара.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез