Россиядә быел 1 марттан машина йөртүчеләргә боҗралы юл чатлары аша узу кагыйдәләре үзгәрә. Боҗрага кергән кеше “төп кеше” дигән әйбер бетә. Хәзер машина йөртүчеләргә юл билгеләренә карата игътибарлырак булу кирәк.
Гадәти юл чатында өстенлек, элеккечә үк, боҗра буйлап килүче автомобильгә бирелә. Юл чатына ярдәмче юлдан кергән очракта, боҗра буенча хәрәкәтләнүче автомобильләрне уздырырга кирәк. Әмма инде төп юлдан кергәндә, өстенлек сезнең якта булачак.
Светофор булганда, әлбәттә, аның, сигналлары буенча хәрәкәтләнү шарт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез