Татарстанда 19 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше торгызылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча агымдагы елның 19 мартыннан ярминкәләр үткәрүне яңадан башлап җибәрәбез», – диде ул.
Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган ел үткәрелгән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,9 млрд. сумлык продукция сатылган.
«Ярминкә чараларында катнашучыларга транспорт чыгымнарын компенсацияләү республика халкына авыл хуҗалыгы продукциясен түбән бәяләрдән сату мөмкинлеге бирә", - диде министр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез