Мартта Казанда 6 тапкыр һава температурасы рекорды теркәлгән

Мартта Казанда 6 тапкыр һава температурасы рекорды теркәлгән. Соңгыcы – 31 мартта.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, язның соңгы көнендә термометрның терекөмеш баганасы көндезге сәгатьләрдә +16 градуска менеп җиткән. Ә тәүге рекорд 9 мартка туры килгән. Казан-Сокол метеостанциясе бу көнне +6,2 градус күрсәткән. Икенче рекорд 14 мартта куелган. 15 мартта һава температурасы 10 ел дәвамында сакланып килгән рекордны узып киткән: +7 градуска кадәр күтәрелгән. 21 мартта – дүртенче (+9,1 градус), 26 мартта – бишенче рекорд (+10,8 градус) теркәлгән.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, атнаның икенче яртысында һава температурасы төшәчәк. Татарстанда 4–5 апрель – җомга һәм шимбә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез һава температурасы +8...+13 градус чикләрендә тирбәләчәк, төнлә исә –2...+3 градус булыр дип фаразлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре