«Мәрхәмәт» уздырган «кайнар линия»дә мәгариф һәм җәйге ял буенча сорауларга җавап бирәчәкләр

28 майда «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары Татарстанда мәгариф мәсьәләләре һәм балаларның җәйге ялын оештыру буенча «кайнар линия» үткәрә. Анда шалтыратып балалар бакчаларына, мәктәпләргә, югары уку йортларына һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итүгә кагылышлы сорауларны җиткерергә мөмкин булачак.

Сорауларга Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белгечләре белән берлектә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирәчәк.
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960)049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).
Мөрәҗәгатьләр сәгать 10:00 нан алып 14:00 гә кадәр кабул ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре