Мәрхүмне соңгы юлга озатканда, балкон җимерелеп төшү сәбәпле, 84 кешегә зыян килгән

Чечнянең Гудермес районында юл фаҗигасендә һәлак булган үсмерне соңгы юлга озату вакытында, агач балкон ишелеп, 40тан артыграк кеше хастаханәгә эләккән. Бу хакта «ТАСС» республика сәламәтлек саклау министры Адам Алханов мәгълүматларына таянып яза.

«Барлыгы 84 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Ашыгыч ярдәм күрсәтелгәннән соң 43е хастаханәгә салынды, шуның икесе – реанимация бүлегенә. Калганнары – яшәү урыны буенча табиблар күзәтүендә», – дип сөйләп үткән республика  ведомствосы башлыгы.

Болай булган. Мәрәсимне байтак кеше шәхси йорт балконыннан күзәтеп торган. Агач балкон, күп кешене «күтәрә» алмыйча, җимерелеп төшкән.  Анда фәкать хатын-кызлар гына булган, чөнки биредәге традиция буенча җирләүдә ир-атлар гына катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре