Татарстанда еллык инфляция октябрьдә 6,4 процентка җиткән. Сентябрьдә ул 5 процент иде. Шул ук вакытта Россия белән чагыштырганда (6,7 процент) ул түбәнрәк. Үзәк банкның Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат үзәге әнә шулай дип хәбәр итә.
Рубльнең көчсезләнүе аркасында яңа автомобиль бәяләре тизрәк арта башлаган. Шулай ук йөрелгән чит ил машиналарының хаклары да өскә сикергән.
Моннан тыш, чит ил препаратларының, азык кушылмаларының һәм җиһазларның кыйммәтләнүе аркасында кош фабрикаларының чыгымнары артты. Бу исә тавык ите һәм йомырка хакларының кинәт һәм тизрәк артуына китерде.
Россия Банкы фаразлары буенча, быел еллык инфляция 7-7,5 процентны тәшкил итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез