Газетага язылу

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнарда үзгәрешләр булырга мөмкин

РФ Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшыру тәртибен үзгәртергә тәкъдим ителде. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, имтихан бирүчеләрнең элемтә чараларын, фото-, аудио- һәм видеоаппаратураны, шулай ук электрон-исәпләү техникасын куллану хокук бозу дип саналачак. Моннан тыш, теорияне яңадан тапшырмыйча, практик өлешне тапшыру вакытын үзгәртергә тәкъдим ителә. Тиешле вакытның ярты елдан 60 көнгә кадәр кыскартылачагы фаразлана.

Яңа үзгәрешләр буенча, планлы медицина тикшерүендә авыру ачыкланган очракта, өстәмә тикшерүгә килмәү таныклыктан мәхрүм итәргә рөхсәт бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре