«Хәзерге вакытта «МАКС» мессенджерында таныклыкны күрсәтү сервисы өстендә эшлибез. Тиешле карар инде кабул ителде. Сервисны техник яктан әзерләү төгәлләнеп килә. Аны эшләтеп җибәрү көзгә планлаштырылган», – диде вице-премьер Халыкара яшьләр фестивалендә.
Элегрәк автоюрист Лев Воропаев билгеләп үткәнчә, тиешле карар текстында «МАКС» мессенджеры телгә алынмый, аның урынына «мәгълүмат алмашуның күпфункцияле сервисы» дигән термин кулланыла. Әмма эксперт ачыклык керткәнчә, әлеге сервис нәкъ менә «МАКС» аша эшләячәк, моның өчен мәгълүматларны (машина йөртү таныклыгы һәм СТС) махсус сервис һәм Дәүләт хезмәтләре порталы белән үзара бәйләнештә торучы QR-код аша күрсәтергә кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез