Машина йөртүче самокатта баручы хатын-кыз белән малайны бәрдергән

 Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектында самокатта баручы хатын-кызны һәм баланы машина бәрдергән.

31 яшьлек хатын-кыз һәм 7 яшьлек малай төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аларны җирле хастаханәгә озатылган.

ЮХИДИ идарәсе самокатта бары тик куркынычсыз, тигез урында гына йөрер киңәш итә.  Ишегалды борылышларында аеруча игътибарлы булу сорала. Шулай ук эпикировка - терсәк калканчыгы, тез саклагычлар, шлем һәм перчаткатурында да онытмаска кирәк. Әлеге таләпләр олылырга да, балаларга да кагыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һәлакәт самокат

Көн хәбәре