Машина йөртүчеләргә бозлавыкта җәйге тәгәрмәчләрдә йөрүнең куркыныч булуын искәрттеләр

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда якындагы төннәрдә һава температурасы нульдән түбән төшәчәк. Бу юлларда бозлавык барлыкка килүгә китерәчәк.

Шуны истә тотарга кирәк: +5 градустан түбән температурада җәйге шиналарда йөрү катгый рәвештә тыела. Мондый шартларда тәгәрмәчләрнең сыгылмалылыгы кими, алар юл өслеге белән начар тоташа башлый. Бу хәрәкәттә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра.

Автоинспекторлар киңәш итә:

  • автомобильгә кичекмәстән кышкы резина куярга;
  • билгеләнгән тизлек режимын төгәл үтәргә;
  • куркыныч маневрлар ясамаска, узышмаска һәм каршы як полосага чыкмаска.

Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз! Онытмагыз: сезне өйдә көтәләр. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре