Газетага язылу

Машина киленгә китмәсме? Укучыбыз соравына «ВТ» җавабы

Энем хатыны белән аерылышып йөри. Өстендә машина өчен алынган кредиты бар.

Хатынының, милек бүлү турында гариза биреп, ул машинаны тартып алырга хакы бармы?

Гөлия. Арча

 

Булат Закиров, юрист:

– Аерылышканда уртак тупланган милек кенә түгел, ир белән хатынның барлык уртак кредитлары да бүленә. Бу автокредит буенча түләүләргә дә кагыла. Исәп-хисапларның төгәллеге өчен кредит түләнеп беткәнче автомобиль бүленергә тиеш түгел, чөнки ул, асылда, банк залогы астында тора. Никах өзелгәннән һәм кредит түләнгәннән соң түләү хисабына кертелгән акча бүленергә мөмкин. Аннары, автомобильдән залог алганнан соң, аның хуҗасын билгеләргә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, машина фатир кебек өлешләргә бүленми. Ул ир белән хатынның берсенә генә кала, ә икенчесенә компенсация түләнә. Шулай ук ир белән хатынның килешүе буенча милекне һәм йөкләмәләрне бүлүнең үз вариантын беркетергә мөмкинлеген әйтеп узарга кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре