Краснодар шәһәренең сәүдә үзәгендә өсте ябулы паркингның икенче катыннан җиңел машина түбәнгә “очкан”. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр хәбәр иткәнчә, йөртүче газ һәм тормоз педальләрен бутаган. Фаҗигадә 3 кешенең – ир-ат, хатын-кыз һәм баланың гомере өзелгән. Алар барысы да машинада булган.
Биредә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез