Бүген Казанның Киров районында “Skoda” рулендәге 60 яшьлек хатын-кыз, аңын җуеп, җир асты кичүе янындагы баганага килеп бәрелгән. Бу хата Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә..
“Бүген Казанның Киров районында яшәүче, 25 еллык йөртүче стажына ия булган хатын-кыз “Skoda” автомобиле рулендә 13.05 сәгать тирәсендә Несмелов урамы аша Краснококшайская урамы ягыннан Клара Цеткин урамы юнәлешендә барганда, аңын җуеп, җир асты кичүе баганасына килеп бәрелгән”, – диелгән хәбәрдә.
Авария булган урынга шундук ашыгыч ярдәм медиклары килеп җиткән. Йөртүче хастаханәгә озатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез