Газетага язылу

Машина сатып алганда мошенникларга ничек юлыкмаска? – Белгеч киңәшләре

Кулланылыштагы автомобильне сатып алганда күп кенә алдашуларга юлыгырга мөмкин, һәм алардан саклануның бердәй ысулы юк. Автоэксперт Константин Лигачев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, иң киң таралган алдашу кайбер автосалоннарда эшләүчеләрнең намуссызлыгына  бәйле.

«Автосалон, арзанлы машина бар, дип реклама бирә. Шундук килеп җитәсез, ә анда автомобильнең инде сатылуын яки башка мәйданчыкта булуын әйтәләр. Нәтиҗәдә бәясе дә, башкасы да аңлашылмый торган бүтән машина тәкъдим итеп, кредит, страховкалар һәм башка шундый кирәкмәгән әйберләр белән башны бутый башлыйлар», – дип аңлаткан белгеч.

Еш очрый торган икенче бер алдашу – машина ураган чакрымнарны киметеп күрсәтү. Тагын шундый очраклар да булгалый: ЕАЭС илләре аша кертелүче  машинага ташламадан файдаланучы кеше исеменә таможня уздыралар да, сатып алучыга соңыннан утилизация җыемын өстәп түләргә туры килә. Ә ул миллионнарча сумга җитәргә мөмкин.

«Шулай ук машинаның Интерпол эзләвендә булуы ихтималы да бар. Элеккеге хуҗасы сатканнан соң машинасының урланганы турында белдергән очракта», – дип кисәткән Лигачев.

«Моннан тыш чынбарлыкта булмаган машина тәкъдим ителгән ялган белдерүләр, шулай ук салоннан өйгә кайтып җитәргә дә чыдамаслык дәрәҗәдә таушалган яки су басуга эләккән “авто”ларны сату очраклары күп. “Су эчендә калганын сатып җибәрүләре бар. Ә мондый машинаның электр приборлары иртәме-соңмы сафтан чыга. Аларны төзәтү бик кыйммәткә төшә», – дип кисәткән автоэксперт.

Лигачев фикеренчә, алдашуның барлык ысулыннан саклануның бердәй ысулы юк.

«Начар машинага юлыгу куркынычын киметүнең бердәнбер ысулы – акча кызганмыйча, «авто» сайлауга ярдәм итүче профессионал хезмәтеннән файдалану. Ул сезнең белән бергә барып, машинаны караячак. Барлык урыннарын тикшереп, мәгълүматлар базасы буенча аның кайда-ничек ремонтлануын беләчәк», – дип йомгак ясаган сүзенә автоэксперт.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре