«Машинаны кредитка аласың, ул йөрми интектерә»: татар җырчысы салоннан ватык автомобиль сатып алган

Популяр татар җырчысы Рәфис Кәлимуллин сеңлесенә машина сатып алган, әмма Кореяда җитештерелгән автомобиль төзексез булып чыккан. Җырчы бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләп үткән.

– Автосалоннан сеңелемә двигателе 1,6 литрлы, дизель ягулыгында эшләүче Hyundai Tuscon сатып алдык. Бер өлешен кредитка алып түләдек. Әмма машина катализаторы кисеп алынган, әле тагын прошивкасыз да булып чыкты, ә Россиядә моны эшләп булмый. Автосалонның машинаны кире аласы килми. Әлегә сөйләшәбез, бәхәсләшәбез. Күп кенә юристлар миңа бу мәсьәләне җиңел генә хәл итәргә мөмкин булуы турында яздылар. Әмма эш юристларга кадәр барып җитмәде әле, чөнки автосалонда, әгәр уртак тел тапмасак, судка мөрәҗәгать итәчәкмен, дидем. Ә бу халыкка чыгачак, димәк, беркемгә дә әйбәт булмаячак. Шуннан соң, бер-ике көн эчендә акчагызны кире кайтарырбыз, диделәр. Хәзер инде ышанырга һәм көтәргә генә кала. Беркемгә дә начарлык эшлисем килми. Шулай килеп чыкканына гаепле түгел бит мин: йөрер өчен машина алдык. Ә вакытны юкка сарыф итеп йөрергә мәҗбүрбез. Мондый хәлдә калучылар – бер без генә түгел. Машинаны кредитка сатып аласың, ә ул йөрми интектерә. Моңа кем гаепле? Мин акча белән килдем, товар сатып алым. Ул эшләргә тиештер бит, – дип сыкранган җырчы.

Сүз уңаеннан, артист күптән түгел генә СВО зонасыннан кайткан. Анда ул гуманитар йөк алып барган, шулай ук хәрбиләрнең рухын күтәргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре