Газетага язылу

Машинаның алгы тәрәзәсе ярылган өчен штраф түләргә туры киләчәк

Машинаның алгы тәрәзәсендә “дворниклар” чистарта торган өлеше ярылып киткән булса, 500 сум күләмендә штрафка тартырга мөмкиннәр.

Автоюрист Лев Воропаев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Алгы тәрәзәсендә йөртүчегә юлны карап барырга комачаулый торган, “дворниклар” чистарта торган өлеше ярылган булса, машина руленә утырырга ярамый.  Моның өчен 500 сум күләмендә штраф каралган”, – дип аңлаткан агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.
 Аның басым ясап әйтүенчә, бу очракта йөртүчене транспорттан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре